БР беренчелегендә дә алар алты 1нче, ике 2нче һәм өч 3нче урыннарны алып кайттылар. Рафаэль Җәлилов, Богдан Абрамов, Җәлил Миңнеәхмәтов, Динислам Галиев, Булат Ишбулатов, Булат Карачурин төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Георгий Березкин һәм Даниэль Мөхәмбәтов кискен көрәштә икенче урыннарны алдылар. Эмиль Сөләйманов, Оскар Янгиров һәм Илнар Өметбаев бронза призерлар булдылар. Чишмә командасы республика районнары арасында да беренче булды.