Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
22 Май , 10:04

Тәмле тортлар һәм чәкчәкләр пешерә

Чишмә поселогыннан Эльвира Фәйзуллина белеме буенча икътисадчы, үзәк район хастаханәсендә әйдәүче бухгалтер булып эшли. Көндез эшлекле костюмда отчетлар белән мәш килсә, кичен ул алъяпкычын бәйләп кухняда пешеренергә ярата.

Тәмле тортлар һәм чәкчәкләр пешерә
Тәмле тортлар һәм чәкчәкләр пешерә

Чишмә районында хезмәт сөючән, тырыш халык яши, алар эшләргә дә, тәмле ризыклар пешереп туганнары-якыннарын һәм дус-ишләрен сыйларга да өлгерә.

Чишмә поселогыннан Эльвира Фәйзуллина белеме буенча икътисадчы, үзәк район хастаханәсендә әйдәүче бухгалтер булып эшли. Көндез эшлекле костюмда отчетлар белән мәш килсә, кичен ул алъяпкычын бәйләп кухняда пешеренергә ярата.

Тумышы белән ул Илеш районыннан, балачактан төрле тәм-томнар, камыр ашлары әзерләп өйдәгеләрне сыйлаган. Ул үзенең көндәлек беренче һәм икенче ашларны әзерләүгә караганда, баллы-татлы ризыклар пешеренергә ныграк яратуын билгеләп үтте.

Мин төрле камыр, кондитер ризыклары әзерлим. Күптән түгел бөтен гаиләбез белән җәйгелеккә казылык та әзерләдек. Сәбәбе булса да, сәбәпсез дә, кайвакыт атнага әллә ничә тапкыр пешеренәм. Тәмле ризык исе өйгә ямь бирә, җылылык, тынычлык, шатлык һәм бәхет хисе уята. Бу балачак хатирәләре дә: әни әзерли, ә мин аңа ярдәм итә идем. Бу шулай ук гаилә белән вакыт үткәрү, туганнар һәм дуслар белән очрашу өчен сәбәп тә. Андый чакта күбрәк пешеренеп, якыннарыңны сөендереп була. Бу шулай ук яңа рецептлар өйрәнергә, тәм-томнар татып карарга мөмкинлек тә. Минем өчен бу тагын да «Яратам!» дип әйтүнең, улларым һәм ирем турында хәстәрлек күрүнең һәм игътибар күрсәтүнең бер ысулы, – ди Эльвира Флүн кызы.

Ул – тормыш иптәшенең сөекле хатыны һәм ике улының яраткан әнисе дә. Буш вакытларында бакчачылык белән шөгыльләнә. Җәй көне Фәйзуллиннарның бөтен йорт алды төрле сортлы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.

Бөтен сер шунда, бар эшне яратып, күңелеңне биреп башкарырга кирәк, һәм шул чакта бар да кулдан килә, – дип елмая уңган хуҗабикә.

Эльвирадан чәкчәк рецепты:

5 туңдырылган йомырка, 1 аш кашыгы аракы, бераз көнбагыш мае һәм он кирәк булачак. Барлык ингредиентларны кушып, йомшак кына камыр басабыз. Камырны 5 мм калынлыкта җәеп, токмач кебек кисәбез. Аннары кызган майга салып, алтынсу төскә кергәнче болгатып пешерәбез. Пешкән чәкчәкне сөзгеч белән алып, артык мае саркысын өчен кәгазь сөлгегә салабыз. Сироп ясау өчен: ярты стакан суга бер стакан шикәр кушыла. Ут өстенә куеп, эрегәнче тотабыз, бер чәй калагы бал өстибез һәм куерганчы кайнатабыз. Пешкән чәкчәккә сироп кушып, кирәкле формада өябез. Чәкчәк әзер.

Тәмле тортлар һәм чәкчәкләр пешерә
Тәмле тортлар һәм чәкчәкләр пешерә
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: