Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рецептлар
23 февраль , 17:00

Чишмәдә әзерләнгән ризык тәме

Бәйрәм номерыннан газетабызның яңа проекты башлана. Без аны әлегә «Чишмәләрчә осталык дәресе» дип атыйбыз. Атамасы үзгәрергә дә мөмкин. «ВКонтакте» челтәрендә һәм «Телеграм-канал»да проект исеменә конкурс игълан ителде, җиңүче «Суши-тайм»га ике мең сумлык сертификат алачак.

Чишмәдә әзерләнгән ризык тәме
Чишмәдә әзерләнгән ризык тәме

Табынга кую өчен кулай ингредиентлардан тәмле ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре үтә. Ризык тәме озак вакыт хәтердә калсын өчен аны ничек итеп әзерләргә соң?

Аш бүлмәсендә Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Энҗе Әхмәдуллина һәм район гәзитнең баш мөхәррире Дилбәр Хәмитова экспериментлар үткәрәчәк.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Энҗе Ревил кызы җитәкчелегендә сельдь балыгыннан төрле вариацияләрдә форшмак әзерләү буенча осталык дәресе узды.

Ә бездә чишмәләрчә үзебез әзерләгән форшмак булачак.

Шулай итеп, әлеге ризыкны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк булачак: 0,5 грамм аз тозлы сельдь филесы, уртача зурлыктагы гади һәм кызыл суган, бер бәйләм укроп, 2-3 аш кашыгы серкә, 1 аш кашыгы майонез, 1-2 яшел алма, 1 пешкән йомырка сарысы, дөге көлчәсе (кибетләрдә сатыла), кыздыру өчен үсемлек мае.

250 грамм сельдь балыгын һәм бер баш суганның яртысын блендер белән ваклыйбыз, балыкның калган өлешен һәм йомырка сарысын пычак белән вак итеп кискәлибез, укроп турыйбыз һәм бер кашык майонез салып барлык ингредиентларны бергә болгатабыз. Эчлек әзер. Кызыл суганның яртысын нәзек кенә ярым боҗраларга кисәбез, зур булмаган бер алманы вак кыргыч аша үткәрәбез – алар ризыкның тәмен көчәйтәчәк һәм шулай ук безнең форшмакны бизәү өчен кирәк булачак.

Ә хәзер иң мөһиме, безнең форшмак сельдь балыгыннан эчлек тутырылган икмәк кисәге түгел. Моның өчен без дөге көлчәләре кулланачакбыз. Бу спринг-ролллар өчен эшләнгән, нечкә генә, үтә күренмәле җәймәләр. Безгә аларны якынча ярты уч кадәре зурлыктагы кисәкләргә бүлгәләргә, аннары 1-2 секундка кайнар майга салырга һәм тиз генә алырга кирәк, чөнки янарга мөмкиннәр. Көлчәләр майга төшү белән кабырчык формасын алачак. Аларны кәгазь салфеткага тезә барыгыз, артык мае шунда сеңсен. Аннары һәр кабырчыкка бер аш кашыгы эчлек салып, өстен кырылган алма һәм кызыл суган боҗралары белән бизибез. Әлеге ризыкны табынга чыгарыр алдыннан гына әзерлибез. Бик тәмле булачак!

Киләсе осталык дәресләренең видеоязмасы даими рәвештә «Родник плюс» сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм «Телеграм-канал»да урнаштырылачак.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: