Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
16 август 2023, 17:30

Тәмле алма кагы

Уңган хуҗабикәләр алмадан кышка нинди генә ризык ясамый: кайнатма, компот, сок, как…

Тәмле алма кагы
Тәмле алма кагы

Как өчен иң яхшысы – яңа гына пешкән яки бераз пешеп бетмәгән яшел, каты алма.

Алманың эчен чистартыгыз, тышын салдырмаска да мөмкин (алай хәтта тәмлерәк тә була). Тазартылган алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Алмаларны калын төпле кәстүлгә бушатыгыз һәм, төбенә ярты стакан су салып, әкрен утка куегыз. Йомшаргач, блендерда пюре булганчы изегез. Пюреның артык дымы парга очсын өчен, тагын утта тотып алыгыз. Әледән-әле болгатырга онытмагыз, көеп китмәсен. Пергамент кәгазьгә үсемлек мае сөртегез һәм шуның өстенә бик калын итмичә алма измәсен җәегез. Какны әкрен утта (100 градустан да югары булмаска  тиеш) кулга ябышмый башлаганчыга кадәр газ мичендә яки эссе кояш нурлары астында киптерегез.

Кипкән какны куптарыр өчен әйләндереп каплагыз һәм кәгазьне су белән юешләгез. 5 минуттан пергамент кәгазен алыгыз.

Алма кагын кәгазьгә төреп сакларга була, ул бозылмый.

Тәмле алма кагы
Тәмле алма кагы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: