Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рецептлар
15 август 2023, 16:37

Алмадан үтә күренмәле кайнатма

Өч рецепт тәкъдим итәбез. Моның өчен түбәндәге ссылка буенча керергә

Алмадан үтә күренмәле кайнатма
Алмадан үтә күренмәле кайнатма

Беренче рецепт. 1 кг алмага 300-400 г су, 1,3-1,4 кг шикәр комы, 200 г чия яфрагы алына. Алманың кабыгын әрчегәч һәм үзәген алгач дүрт кисәккә бүләргә һәм 5-6 мм калынлыгында аркылыга турарга. Тураган алмалар каралмасын һәм кайнатманың төсен бозмасын өчен аларны 3-5 минут чәй содасы салган кайнар суда тоталар. Шул арада шикәр сиробы әзерләнә: шикәр комын суга салып кайнатабыз. Алмага кадәр сиропка кайнар су белән пешекләгән чия яфраклары салабыз һәм бераздан алабыз, аннары туралган алмаларны салабыз. Кайнатманы 5-6 минут кайнаталар да суыталар, аннары кабаттан 5 минут кайнаталар һәм тагын суыталар. Шулай берничә тапкыр кабатлыйлар. Алма кайнатмасы барлыгы 15-20 минут кайнарга тиеш. Әзер кайнатма сары гәрәбә төсендә, куе, алмалары таралмаган булырга тиеш.

 

Икенче рецепт. Әлеге вареньены ясау өчен ике генә ингредиент кирәк: кабыгы әрчелгән һәм үзәге алынган 1 кило алма һәм 200 грамм шикәр комы.

Алмаларны 1,5-2 сантиметр итеп турыйбыз да өстенә шикәр комы сибәбез. Согы чыксын өчен шул рәвешле бер сәгатькә калдырабыз. Вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк. Алманың согы чыкканнан соң акрын утка куеп кайнатып чыгарабыз. Төбенә ябышмасын өчен гел болгатып торырга кирәк. Әзер булгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып тимер капкач белән ябабыз.

 

Өченче рецепт. Үзәге алынган 3 кило алманы кухня комбайны аркылы чыгарырга яки угычтан уарга кирәк. Эмаль кәстрүлнең төбен су белән чылатып шуңа алмаларны һәм 2 стакан шикәр комы салабыз. Акрын утта кайнап чыкканнан соң тагын 5-7 минут кайнатабыз. Болгатып торырга онытмагыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып тимер капкач белән ябабыз.

Алмадан үтә күренмәле кайнатма
Алмадан үтә күренмәле кайнатма
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: