Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
4 август 2023, 12:18

Кыяр тозлау рецептлары

Кыярларыгызны кичтән җыеп алып кереп куйгач, иртән инде тозларлык булып үсеп җитәләрме? Кемдер үзе тозлап арыгач күршесенә, туганына бирә башлый, аннары малларга да чират җитә. Без кыярын кая куярга белмәгән һәм тәмле итеп тозлыйсы килгәннәргә рецептлар тәкъдим итәбез.

Кыяр тозлау рецептлары
Кыяр тозлау рецептлары

«ИҢ ГАДИ» ТОЗЛАУ ЫСУЛЫ

3 литрлы банкага: 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус, укроп, сарымсак, канәфер (гвоздика), кара борыч, керән, лавр һәм карлыган яфрагы барсын бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Аннан суны 2 тапкыр кайнатып салабыз һәм банканы капкач белән ябып куябыз.

 

АЗ ТОЗЛЫ 

3 литрлы банкага: 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы.

 

КЕТЕРДӘП ТОРА ТОРГАН

3 литрлы банкага: 1 кишер, 2 башлы суган,  1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кыяр тезәбез, кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз,

10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.

 

КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАУ

Маринад өчен: 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы уксус.  

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан су коябыз да 30 минут тотабыз. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатып, тәмләткечләр өстәп кайнатабыз да, кыярлар өстенә салып, капкач белән ябып куябыз.

Кыяр тозлау рецептлары
Кыяр тозлау рецептлары
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: