Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рецептлар
30 июнь 2023, 10:06

Җәйге пирог

Бакчада җиләк-җимеш мул чакта әлеге пирогны пешереп калырга ашыгыгыз, дуслар. Рецепты да бик гади. Нәрсәләр кирәк булачак?

Җәйге пирог
Җәйге пирог

70 гр май, 90 гр шикәр комы, 200 гр эремчек, 200 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер йомырка сарысы.

Йомшарган атланмайны, шикәрне һәм эремчекне блендер белән яхшылап болгатабыз, он, камыр көпшәкләндергеч өстибез. Йомырка сарысы салабыз һәм әйбәтләп болгатабыз. Аннан 20 минутка суыткычка алып куябыз.

Камырны табага җәябез. Уртасына нинди җиләк-җимеш бар шуларны (алма, кура җиләге яки карлыган) салабыз. Ахырдан камырның кырыен матур итеп бөкләп чыгабыз һәм 180-190 градуслы мичтә  30-40 минут пешереп алабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Җәйге пирог
Җәйге пирог
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: