Чишмэ
+3 °С
Облачно
Рецептлар
16 Июня 2023, 10:33

Эремчек пилмәне

Камыр өчен: 1 стакан он, 2 йомырка, 1 аш калагы шулпа, тәменчә тоз. Эчлек өчен: 200 г эремчек, 1 йомырка, 2 аш калагы каймак, тоз.

Эремчек пилмәнеЭремчек пилмәне
Эремчек пилмәне

Эремчекне иттарткычтан чыгарабыз. Йомырка, каймак, тоз салып, эчлек әзерлибез.

Токмач камыры кебек итеп камыр басабыз.

Җәемне, токмачныкы белән чагыштырганда, калынрак итеп җәябез һәм 6-7 сантиметр диаметрлы түгәрәкләргә кисәбез.

Әзер эремчекне түгәрәк уртасына салабыз һәм түгәрәкне икегә бөклибез. Кырыйларын ябыштырып бөрәбез.

2 литр суны кайнатып, тоз өстибез. Пилмәннәрне кайнап торган шулпага салабыз.

Пешеп чыккач, пилмәннәрне судан сөзеп алабыз.

Табынга кайнар килеш шулпасы белән бергә чыгарабыз.

Эремчек пилмәне
Эремчек пилмәне
Автор:
Читайте нас