Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
13 июнь 2023, 16:45

Кузгалак пирогы

Кузгалакларыгыз үсеп җиттеме инде, дуслар? Сезнең игътибарга кузгалак пирогы өчен камыр ясауның ике төрле рецептын тәкъдим итәбез.

Кузгалак пирогы
Кузгалак пирогы

Бер стакан кибет каймагы яки сөт, ярты стакан шикәр комы, 100 грамм ак май, 2 стакан он, 1 кап камыр көпшәкләндергеч.

Бер стакан кефир, ярты стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тулыр-тулмас тоз, бер кечкенә кап чүпрә. 

Камырны баскач, ярты сәгать кабартып алабыз да пироглар ясыйбыз.

Эчлеккә кузгалакны турап салырга, өстенә шикәр комы, бераз гына крахмал (яки манный ярмасы) сибәргә кирәк. 

Пирогны духовкада пешереп алабыз. Бик йомшак булып пешә. Тәмле булсын!

Кузгалак пирогы
Кузгалак пирогы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: