Чишмэ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рецептлар
11 Май 2023, 17:39

Яз сые – кузгалак

Кузгалак – ашарга яраклы күпьеллык үсемлек. Яфракларының әчкелтем тәме калий тозлары һәм кузгалак кислотасы булу белән аңлатыла.

Яз сые – кузгалак
Яз сые – кузгалак

100 грамм кузгалакта С витаминының тәүлек нормасының 68,7 проценты, бета-каротинның – 50 проценты, К витаминының – 37,5 һәм лютеинның 15 проценты бар. Әлеге үсемлек бор, магний, калий, никель, тимер, бакыр, йодка бай.
Кузгалак мондый составы белән иммун һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Анда ризык җепселләре кандагы шикәр һәм холестерин күләмен киметергә булыша, бавырдагы токсиннарны чыгара, бөерләр эшчәнлеген яхшырта.

Яшел борщ яки кузгалак ашы 
Кирәк: сыер ите; 3 бәрәңге; 2 баш суган; 2 кишер; 150–200 г кузгалак; тәменчә тоз-борыч; бизәү өчен 3 йомырка; үзегез яраткан аш тәмләткеч үләннәр.
Эш барышы:
Башта шулпа кайнатабыз. Бәрәңгене вак шакмаклап турап, әзер булганчы пешерәбез. Суган белән кишерне кыздырып, шулпага кушабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез.
Кузгалакны турап, аш пешеп чыгарга 5 минут кала гына кушабыз. Ахырдан аз-азлап кына күпертелгән йомырканы агызабыз. Пешкән йомырканы тәлинкәгә генә дә сала аласыз.
Аш әзер. Табынга чыгарганда яшел аш тәмләткеч үләннәр һәм каймак өстибез.

Кузгалак салаты 

Бик тә файдалы һәм җиңел бу салатны әзерләр өчен тәлинкәгә яшь кузгалак яфракларын, шпинат, руккола салып, өстенә туралган ярты авокадо тезәбез, киндер яки чиа орлыгы сибеп, зәйтүн маен кушабыз. Үзегез яраткан башка төрле орлык һәм чикләвекләр дә куллана аласыз.

http://syuyumbike.ru сайтыннан

Яз сые – кузгалак
Яз сые – кузгалак
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: