Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
26 декабрь 2022, 17:22

Бәйрәм табынына каз

Каз түшкәсе телеңне йотарлык тәмле булып пешсен өчен аны алдан әзерләп куярга кирәк. Башта түшкәне зур кәстрүлгә салып, тозлы суда 1,5 сәгать чамасы пешерәбез. Пешкәч, суытырга алып куябыз.

Бәйрәм табынына каз
Бәйрәм табынына каз

100 мл соя соусы, 3–4 аш кашыгы майонез, бераз тоз, борыч, тәмләткечләр салып катнашма әзерлибез. Түшкәнең эченә-тышына шуны сылап, берничә сәгатькә (ә иң яхшысы – бер тәүлеккә) суыткычта калдырабыз. Эчлеге җимешләрдән торачак. Түшкә эченә ике-өч алма, әфлисунны кабыгы белән бергә зуррак кисәкләргә турап тутырабыз.

Аерылып китмәсен өчен теш чистарткыч таякчыклар белән эләктереп куябыз.

Казны газ миченә куеп, башта 180 градуслы температурада пешерәбез. Әледән-әле астын-өскә әйләндереп, бүленеп чыккан согын өстенә салып торабыз.

Ризыкны табынга, яшел тәмләткечләр һәм яшелчә белән, суык килеш тә, кайнар килеш тә куярга мөмкин.

 

Фото: Ачык чыганаклардан

Бәйрәм табынына каз
Бәйрәм табынына каз
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: