Итнең йомшагын сөяктән аерабыз, сеңерләреннән арындырабыз һәм 15–20 см озынлыктагы итеп турыйбыз. Аннан әлеге ит кисәкләрен, һәр катламын кирәгенчә тоз белән аралаштырып кәстрүлгә тутырабыз һәм бер тәүлек тотабыз. Казысын аерым тозлыйбыз.
Атның эчәкләрен салкын суда яхшылап юып, әйләндереп лайласын кырабыз һәм тагын өч-дүрт тапкыр әйбәтләп юып, кирегә әйләндереп тозлыйбыз. Итне тутырыр алдыннан эчәкне кабат су белән чайкыйбыз, һәм һәр әзер казылыкның авырлыгы 1–2 кг булырлык итеп эчәкне кисеп, бер башын җеп белән бәйләп куябыз.
Тураган әзер итне май белән аралаштырып эчәккә тыгызлап тутырабыз. Ит бик майлы булса, артык мае аксын өчен казылыкны берничә җирдән энә белән тишәбез, аннан җиләс урынга элеп берничә көн тотабыз.
Казылыкны пешерү тәртибе: 1,5–2 сәгать мантый савытында яки кәстрүлгә җылы су салып бөтен килеш сүрән утта гына пешерергә кирәк. Су кайнап чыккач, эчәк шартламасын өчен энә белән берничә җирдән тишәбез. Казылык эченә дә, шулпага да лавр яфраклары, сарымсак салмыйбыз, чөнки тәмләткечләр аның чын тәмен киметә. Бу казылыкны кайнар көе дә, салкын килеш тә кулланырга, ике-өч айга хәтле сакларга да була. Озаграк элеп киптерсәң, каклаган каз шикелле дә ашарга мөмкин.