Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
10 октябрь 2021, 15:31

Балан бәлеше

Көтеп алган ял көннәрендә якыннарыгызны тәмле бәлеш белән сыйлагыз!

Балан бәлеше
Балан бәлеше

Камыр өчен: 1,5 стакан су, 2 аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, 1 кап (11 грамм) коры чүпрә, 3 аш кашыгы он салып баш ясыйбыз. 10 минуттан 3 стакан он салып камыр басабыз, тагын 10 минут кабартабыз.

Эчлек өчен: 500–600 грамм балан, 80 грамм коры квас, 250–300 грамм шикәр комы, 150–200 грамм атланмай.

Эш барышы: баланны чүбеннән аралап тирән эчле, калын төпле савытка салабыз. Аз гына су, коры квас, шикәр комы кушып пешереп алабыз. Болай әзерләнгән балан куе кызыл төстә, әчкелтем-баллы була.

Әче камырны ике кисәккә бүлеп, зуррак өлешен җәябез дә майланган табага салабыз. Өстенә суынган балан эчлеген салабыз һәм шикәр комы, атланмай өстибез. Икенче өлеш камырны җәйгәннән соң өстенә ябып, читләрен тоташтырып бөреп куябыз һәм өстенә йомырка сарысы сөртеп валчык сибәбез һәм 180°С кызулыктагы мичтә 40–45 минут пешерәбез.

Балан бәлеше
Балан бәлеше
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: