Әлеге тәмле ризыкны әзерләү өчен 3 кг кәбестә, 2шәр кг суган, кишер һәм помидор, 3–4 лавр яфрагы, 500 мл көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 1шәр аш кашыгы шикәр комы һәм 9%лы серкә, 1 чәй калагы бөртекле кара борыч кирәк.
Кәбестәне турарга, кишерне эре кыргычтан уарга, суганны яртыга бүлеп нәзек кенә итеп турарга. Помидорларга эссе су салып пешекләп, кабыкларын алырга һәм 4 өлешкә бүләргә. Боларның барысын да кәстрүлгә салып, тоз, шикәр комы һәм көнбагыш мае кушып, яхшылап бутарга һәм бер сәгать тирәсе салмак утта пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, 10 минут кала, лавр яфраклары, борыч һәм серкә өстәп, тагын бер тапкыр бутарга. Эссе көйгә стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм капкач белән каплап салкынча урында сакларга.
Безнең рецепт буенча ясап карагыз әле, бик тәмле килеп чыга. Ашларыбыз тәмле булсын!
«Файдалы киңәшләр» төркеменнән алынды
Фото: Otvet.mail.ru