Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
8 август 2021, 16:15

Кыярдан кышка салат

Бакчаларда кыяр уңышы шатландыра, инде авыз итеп карадык, хәзер кышка салатлар ясасак та була.

Кыярдан кышка салат
Кыярдан кышка салат

Кирәк булачак: 2 кг кыяр, 400 г суган, 2 аш кашыгы шикәр комы, 40 мл аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 8 бөртек борыч, петрушка яисә укроп.

Кыярларны консервлау алдыннан, якынча ике сәгать салкын суда тотып торырга киңәш итәбез. Болай эшләгәндә яшелчәләр нык була. Аннан суны түгеп эшкәртүгә керешәбез: калынлыгын якынча 2 мм итеп түгәрәкләп турыйбыз. Эре кыярлар булса, ярым боҗралап та турарга була.

Суганны шулай ук ярым боҗралап турыйбыз да кыяр янына салабыз. Яшелчәле савытка ваклап туралган петрушка яки укроп салып болгатабыз да суы чыксын өчен 40 минутка алып куеп торабыз.

Арытаба кәстрүлгә бушатабыз һәм шикәр комы, уксус, борыч өстәп болгатабыз. Уртача утта кайнатып чыгарабыз да, гел болгатып торып 2–3 минут пешереп алабыз. Кыярлар сары төскә кергәч, плитәдән алабыз.

Салатны стерильләштерелгән банкаларга бушатырга гына кала. Капкачлар белән яхшылап ябып, суынганчы каплап куярга онытмагыз. Кышын телеңне йотарлык тәмле ризык булачак. 

Кыярдан кышка салат
Кыярдан кышка салат
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: