Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
28 июль 2021, 14:25

Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез

Хуҗабикәләргә

Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез
Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә лавр, карлыган, чия яфраклары, укроп, 2–3 төш сарымсак салып, уртача зурлыктагы кыярларны тутырабыз. Шуның өстенә кайнап чыккан су коябыз. Бераздан соң суны кәстрүлгә бушатып 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 лавр яфрагы, 5–6 кара борыч, 3–4 канәфер салып кайнатып чыгарабыз.

Уттан алгач кәстрүлдәге маринадка 1 чәй кашыгы лимон кислотасы яки 1 чәй кашыгы серкә, чәй кашыгының очы белән генә төелгән кызыл борыч салырга һәм банканы капкачлап төреп куярга кирәк.

* * *

1 кишер, 2 баш суган, 2–3 тырнак сарымсак, керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп таҗы, кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә бүлгәләп кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Шуның өстенә кыяр тезәбез һәм кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салабыз һәм тимер капкач белән өстен ябып куябыз.

Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез
Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: