Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2–3 минутка кайнап торган суга салып алабыз да өстенә салкын су коябыз. Суы саркыгач, кычытканны вак итеп турыйбыз. Суган һәм кишерне табада үсемлек мае белән кыздырып алабыз. Кәстрүлдә башта бәрәңгене пешереп алабыз. Соңрак кыздырылган кишер белән суган, алар пешеп чыккач, кычытканны салабыз.
10 минут чамасы пешергәч, сүндерәбез. Ашка пешкән йомырканы турап салабыз. Шулай ук ашка башка тәмләткечләр, кузгалак та өстәргә мөмкин. Табынга куйганда каймак салып бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!