Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
5 Май 2021, 16:36

Кишер бөккәне рецепты

Тәмле булсын!

Иң элек уртача зурлыктагы 6–7 кишерне эре дә, вак та булмаган кыргыч аша үткәрәбез дә, төбенә ярты каптан күбрәк ак май (үзегез эшләгән сары май булса тагын да яхшырак) салынган калын төпле кәстрүлгә кыздырырга куябыз. Шуңа 1 зур аш кашыгы (чүмәкәй итеп) шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салабыз да капкачын каплыйбыз. Газны үтә кызу итмәскә һәм вакыт-вакыт болгатып алырга онытмагыз.
Аннан соң икенче савытка дөге бүрттерергә куябыз. Ике зур таба өчен, гадәттә, 1 стакан дөге бүрттерергә кирәк. Башта 2 стакан суны кайнатып чыгарабыз, аннары 1 стакан дөге салабыз. Бер чеметем чамасы тоз кушабыз.
Хәзер инде чират камырга җитте. Камыры бик гади: 1 стакан сөт, шуңа 3 аш кашыгы үсемлек мае, бераз тоз салып камыр басабыз. Шуннан камырны кечкенә шарчыкларга бүлеп чыгабыз һәм кәгазь калынлык кына итеп җәябез (калын булса, тәмле килеп чыкмый).
Аннары кишер белән дөгене бутыйбыз. Кишер-дөге катнашмасын камыр өстенә салып читләрен бөгәбез. Әзер булгач духовкага озатырга да була. Кишер бөккәненең өстенлеге шунда – беренчедән, ул чүпрәсез камырдан, икенчедән, файдалы яшелчәдән әзерләнә, өченчедән, бик тәмле була.
Читайте нас: