Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
4 Май 2021, 17:48

Шашлык пешерү серләре

Чын шашлык бәрән итеннән ясала, әмма без аны сыер, тавык, күркә итеннән дә, балыктан да яратып пешерәбез.

Шашлыкка дигән иткә тоз сибү турында төрле фикер бар. Кемдер, кыздырганчы, ди. Кемдер, киресенчә, пешеп чыккач ди. Икенчеләр фикеренчә, тоз итнең согын ала, шуңа да маринадка салырга кирәкми. Чынлыкта тозның андый тәэсире юк, ул продуктны бозмый. Соңыннан тоз сипсәң, ул итнең өстендә генә кала, эченә үтеп керми. Шампурга ит кисәкләре белән бергә суган да куючылар бар. Кайбер хуҗабикәләр шампурга тавык ите белән бергә эре виноград та тыга. Ташкабак, болгар борычы, баклажан, алма да куярга була.
Шампурга ит тыгар алдыннан, аны күмер өстендә җылытып алыгыз, үсемлек мае сылагыз. Ит кисәкләрен бер-берсенә 2 мм ара белән калдырып тезегез. Һәр шампурга 5–6 кисәк кенә куегыз. Ит белән күмер арасы 10–15 см булырга тиеш. Шампурны мангалга ялкын телләре югалгач кына куегыз.
Кефирдан ясалган маринад
1 кг иткә 200 мл кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк була. Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.
Минераль су белән
1 кг иткә 250 мл минераль су, 2–3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган сибеп, өстенә минераль су агызабыз, 1–3 сәгать тотабыз.
«Иң тиз»е кивидан әзерләнә
Аның составындагы органик кислоталар ит аксымындагы коллагенны җимерә, шуның нәтиҗәсендә ит тиз йомшара. Әмма артык озак тотсагыз, итегез фаршка да әверелергә мөмкин. 1 кг иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч. Киви белән сарымсакны блендерда изәбез һәм туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстен капкач белән ябып 40–60 минут тотабыз.
Читайте нас: