Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
18 февраль 2021, 15:29

Телеңне йотарлык лагман

Ашларыгыз тәмле булсын!

Лагман тәмле булсын өчен нәрсә кирәген уңган хуҗабикәләр әйбәт белә. Әлбәттә, тәмләткечләр! Әлеге рецепт та тәмләткечләргә бай.
Башта 1 йомырка, бераз су, тоз, он салып камыр басабыз һәм озынчалап токмач кисәбез.
Аннары токмачны тозлы кайнар суга салып 10–15 минут пешереп алабыз. Әзер токмачны дуршлагка бушатып сөзәбез һәм өстенә берничә кашык үсемлек мае сибеп, болгатып читкә алып куеп торабыз.
Казанда эре итеп туралган 2 кызыл суганны кыздырып алабыз. Шуңа туралган 400 гр сыер ите өстибез. 10 минутлап суганлы ит кыза.
Шуннан шакмаклап туралган яшелчәләрне өсти башлыйбыз: 3 селдерей, 2 болгар борычы, 2 помидор, 3 бәрәңге, 1 кишер салып пешерәбез.
Хәзер 1–1,5 литр шулпа салырга кирәк.
30 минут тирәсе томалап пешерәбез. Ул арада табага май салып тәмләткечләрне кыздырабыз.
Кирәк булачак тәмләткечләр: бер бал калагы кипкән базилик, шул ук кадәр зира, кориандр, кипкән селдерей, тәм буенча бадьян, 1 бал кашыктан артыграк тоз, 5 тырнак сарымсак, имбирне уып салабыз, чили борычын орлыкларыннан арындыргач, вак-вак итеп турыйбыз. Табада 2–3 минут кыздыру җитә, шуннан соң тәмләткечләрне казанга салабыз. Хәзер утны сүндереп куйсагыз да була. Аннары әзер токмачны кирәк кадәр күләмдә тарелкага бүлеп, өстенә тәмләткечләр һәм яшелчәләр белән пешерелгән шулпалы итне салып табынга бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: