Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
14 февраль 2021, 18:45

Бишбармак

Ашыгыз тәмле булсын!

Ит һәм камырдан торган бу туклыклы ризыкны татар-башкортлар, үзбәкләр, казах һәм кыргызлар да яратып пешерә.
Иң элек шулпада майлы ит пешерергә куябыз. Бишбармак өчен ат, сарык, сыер, үрдәк яки каз итен аз-азлап салсаң да, әлеге «ассорти»ның һәрберсеннән аерым гына пешерсәң дә була. Ит пешеп чыгар алдыннан зур булмаган кәстрүлгә яки чүмечкә шулпа өстендәге өрене җыеп саласың (ул күп булмаса, бераз шулпа да өстисең), өрегә ярымтүгәрәк итеп туралган 2–3 баш суган һәм бераз тоз салып пешерергә куясың. Суган үтү күренмәлегә әйләнгәч, уттан алырга була.
Ит пешкәннән соң, шулпага әрчелгән түгәрәк бәрәңгеләр салып пешерәсең. Бәрәңге пешкән арада зур гына җәем токмач камыры җәеп куясың, гаиләдә камыр яратучылар күп булганда ике җәем дә артык булмый. Камырны ромбиклап турап, ит белән бәрәңге пешкән шулпада кабартып аласың (казахлар камырны туракламыйча, җәеме белән салып та пешерә). Аннары пешкән камырны зур подноска алып куябыз, өстенә кайнар килеш пешкән бәрәңге, туралган ит һәм иң өскә өредә пешкән суганның бер өлешен саласың.
Исеменнән күренгәнчә, бишбармакны фәкать кул белән генә ашыйлар. Аның бөтен тәме дә шунда. Ашауның да тәртибе бар: иң элек кулга камыр аласың, аның өстенә ит, бәрәңге һәм суган салып, камырны төргән кебегрәк итеп кабасың. Тарелкада камыр һәм суган беткән саен, өстәп торасың. Ингредиентлар кала икән, аларны шулпага салып, икенче көнне ашау өчен калдырасың.
Кайдадыр бишбармакны – бәрәңгесез генә, кайдадыр кишер дә салып пешерәләр. Әзер шулпаны касәгә салып бирүчеләр дә бар. Кемгә ничек ошый, кемнең фантазиясе ничек эшли инде. Иң мөһиме: бишбармагыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: