Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
12 гыйнвар 2020, 13:18

Мандарин пирогы

Сезгә мандарин пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 1 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 4 мандарин, 1 аш калагы ак май, 1 чеметем тоз, 3 йомырка.
Йомырканың агын сарысыннан аерып 15 минутка суыткычка куябыз. Сарысын ярты стакан шикәр комы белән туглыйбыз. Мандариннарның кабыгын әрчибез, төшләрен алабыз һәм вак кисәкләргә турыйбыз. Йомырка агын суыткычтан алабыз, бераз тоз сибеп бутыйбыз һәм йомырка сарысына кушабыз, аннары калган шикәр комы белән 1 стакан он өстәп ныклап болгатабыз. Камырга мандарин кисәкләрен өстибез. Ак май белән сыланган формага салабыз һәм алдан җылытылган духовкага 30 минутка куеп 180 градуста пешерәбез.
10 минут суынганын көтәбез, духовкадан алабыз һәм формадан тартып чыгарабыз. Пудра, эретелгән шоколад, мандарин кисәкләре, цукат белән бизәргә була.
Читайте нас: