Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
4 гыйнвар 2020, 13:03

Кабырга итеннән бик тәмле кабымлык

Табын түренә

Кәстрүл төбенә суган кабыгын юып салабыз. Шуның өстенә итле кабыргаларны тезәбез. Итне күмәрлек итеп су, тәменчә тоз салабыз. Ул кайнап чыккач, 40 минут буена пешерәбез. Аннан соң итне шулпадан алмыйча, ике тәүлек буена салкынча урында тотабыз. Шуннан соң итне саркытып, сарымсак һәм аджика белән ышкыйбыз. Бер тәүлек вакыт узгач, ит әзер була.
Әлеге кабымлыкның үзебезгә кирәк кадәрен кисеп, суыткычка алып куябыз. Калганын исә махсус пакетларга салып, туңдыргычта сакларга кирәк. Ашарга пешерергә вакытыгыз булмаганда, ул сезнең өчен менә дигән ризык булачак. Ашыгыз тәмле булсын! Шунысы бар: телегезне йота күрмәгез!
Читайте нас: