Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
5 декабрь 2019, 22:44

Балык салаты

1 банка майлы яки үз согындагы балык консервасы, каты итеп пешерелгән 3 йомырка, 2 уртача зурлыктагы суган, 1 алма, 100 г каты сыр, ярты банка майонез, петрушка Консерваны ачып, балыкларны чәнечке белән ваклыйбыз. Йомырканы чистартып, агын сарысыннан аерып, агын да, сарысын да аерым ваклыйбыз. Суганны чистартып, юка боҗралар итеп турыйбыз. Юылган алманы һәм каты сырны вак угыч аша уабыз. Салат савытына кат-кат итеп, һәр катка майо-нез ягып болай салабыз. Беренче кат — вакланган балык, икенче кат — суган, аннан соң алма, йомырка агы, сыр һәм ахырда — вакланган йомырка сарысы. Салатны артып калган йомырка сарысы һәм петрушка белән бизибез.
Читайте нас: