Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Рецептлар
15 ноябрь 2019, 16:17
Карабодай ярдәм итәр
Артык авырлыктан, симерүдән интексәгез, сезгә «чи» карабодай белән кефир диетасы ярдәмгә киләчәк. Бу диета бөтен организмыгызны тазартачак, иң беренче чиратта, бавыр һәм ашказаны асты бизен чистартачак. Иң мөһиме, «чи» сүзеннән курыкмагыз. Карабодай утта пешерелмәсә дә бик йомшак һәм тәмле килеп чыга. Әйткәндәй, кефирда төн буена торган карабодай ярмасы, суда пешерелгән карабодай боткасына караганда, күпкә тәмлерәк!
Рецепт бер кешегә исәпләнгән. Кичен ике аш калагы карабодай ярмасы чистартыгыз, җентекләп юыгыз, суын саркытыгыз. Аннары шуны биек коштабакка салыгыз да өстенә бер стакан (200-250 грамм) кефир яки катык коегыз. Аннары, өстен каплап, иртәнгә кадәр өстәлдә калдырыгыз. Йокыдан уянуыгызга «ботка» әзер булыр. Аны иртәнге аш урынына ач карынга ашау кирәк. Теләгәндә, өрек чикләвеге, йөзем, бал да кушарга мөмкин.
Шушы диетаны ике атна тотсагыз, ашказаныгыз, эчке органнарыгыз сезгә рәхмәт әйтер, ә авырлыгыгыз сизелерлек кимер. Әгәр инде моңа көчегез җитмәсә, атнасына бер көннең иртәнге ашын шушы рецепт белән алыштырсагыз да файдалы булыр.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде