Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рецептлар
27 октябрь 2019, 16:23

Балан бәлеше

Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы, 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.

Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга, песок, крахмал (яки манный ярмасы, он) салып болгатырга, бер генә алма булса да турап салырга.

Табага камырны җәйгәч, камыр өстенә әз генә крахмал сибәргә.

Пешкән бәлешне фольгага төреп куярга, шулай суына, йомшак, кетердәп тора торган була.
Читайте нас: