Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
4 октябрь 2019, 11:52

«Рассольник»

Әлеге салат бары тик аш өчен генә.

Кыш көне тиз арада аш пешереп алырга туры килсә, әлеге әзер рассольникны гына салып җибәрергә кирәк.

Салат өчен кирәкле әйберләр: кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 граммлы перловка кирәк булачак. Иң элек перловканы 10 минут аерым пешереп алабыз. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торабыз. Аннары алар өстенә перловканы салабыз. Әлеге катнашмага 10–15 кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм зәйтүн мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 лавр яфрагы һәм дә 150 грамм уксус салабыз. 45 минут пешерәбез дә, банкаларга тутырып куябыз.
Читайте нас: