Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рецептлар
30 сентябрь 2019, 11:56

Томат соусындагы фасоль

Ашыгыз тәмле булсын!

1 кг чистартылган фасоль, 4 кг помидор, 350 г үсемлек мае, 1/2 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 зәһәр борыч, 6 тырнак сарымсак, 1/2 стакан аш серкәсе.

Фасольне бер тәүлек чылатабыз (яңа өзгән фасоль булса, берничә сәгать тә җитә) һәм йомшарганчы пешерәбез. Помидорны һәм орлыгыннан чистарткан зәһәр борычны иттарткычтан чыгарабыз. Сарымсакны изәбез яки вак угычтан уабыз. Фасоль белән аш серкәсеннән кала барысын да кәстрүлгә салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, фасольне салып, әзер булганчы пешерәбез. Сүндерер алдыннан гына аш серкәсен өстибез. Әзер салатны парланган банкаларга тутырып калай капкач белән каплыйбыз. Астын өскә әйләндереп, бер тәүлек тотабыз.
Читайте нас: