Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
28 сентябрь 2019, 16:55

Дөгеле салат

Әлеге тәмле дә, туклыклы да салатны кышка запас итеп әзерләгәннәр уңар.

Чөнки бу ризыклар һәрчак бар, ә әзерләүнең бер кыенлыгы да юк.1 кг кишерне кыргычтан үткәреп, 0,5 л үсемлек маенда 10 минут пешерергә. Аңа туралган 1 кг суган өстәп, тагын 10 минут пешерергә. Аннан вак итеп туралган помидор кушып, тагын 10 минут кайнатырга. Иң соңыннан яшелчәләргә 2 стакан бүрттерелгән дөге, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз һәм 2 аш кашыгы аш серкәсе өстәргә. Салатны тагын да 30 минут пешереп, стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач ябып куярга.
Читайте нас: