Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
24 сентябрь 2019, 11:31

Гөмбәле ташкабак салаты

Бик тәмле салат рецерты

1,5 кг ташкабак (чистарткач), 1 кг баллы гөмбә (опята), 500 г кишер, 500 г суган, бер уч укроп белән петрушка, 3 тырнак сарымсак, 4–5 данә хуш исле борчак, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 1,5 стакан үсемлек мае (1 стаканны кыздырыр өчен, 0,5 стакан салатка кушарга), 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы.
Баллы гөмбәне суга салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, суын түгеп тагын бер кат чайкатабыз һәм кабат чиста су салып, 20 минут пешерәбез. Аннары майлы табада кыздырып алабыз. Ташкабакның кабыгын чистартып, төшләрен алып, шакмаклап турыйбыз да, кәстрүлгә салып, йомшарганчы пешерәбез. Пешкәч, аны да майда кыздырабыз. Суган белән кишерне дә аерым-аерым кыздырып алабыз. Сарымсакны изәбез. Кыздырган яшелчәләрне гөмбә белән бергә иттарткычтан чыгарып, калын төпле кәстрүлгә салабыз да, сарымсакны, туралган үләннәрне, тоз белән шикәр комын, лимон кислотасын, үсемлек маен салып, 10 минут пешерәбез. Кайнар килеш парланган банкаларга тутырып, астын өскә әйләндереп бер тәүлек төреп тотабыз. Аннары салкынча, караңгы урында саклыйбыз (3–4 литр чыга).
Читайте нас: