Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
23 сентябрь 2019, 12:09

Фасоль салаты

Кышка әзерлек

1 кг фасоль, 3 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг баллы борыч, 500 г суган, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан үсемлек мае, 1 чәй кашыгы төелгән борыч, 1 чәй калагы 70% уксус кислотасы яки 5 аш кашыгы 9% аш серкәсе.

Фасольне юып, 10–12 сәгать салкын суда чылатабыз. Помидорны – телемләп, борычны – саламлап, суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Яшелчәләрне һәм фасольне, тоз, борыч, шикәр, майны кәстрүлгә салып 2 сәгать сүрән утта пешерәбез. Гел болгаткалап торабыз. Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен кушабыз да, салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз (5,5–6 литр чыга).
Читайте нас: