Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рецептлар
21 сентябрь 2019, 17:04

Иң тәмле салат рецептлары

Кәбестә салаты

1 кг помидор, 1 кг баллы борыч, 1 кг ак башлы кәбестә, 1 кг кишер, 500 г суган, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан үсемлек мае, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (уксус), 1/3 чәй кашыгы төелгән борыч, 2 канәфер (гвоздика), 2 дәфнә яфрагы (лавр), 1 уч петрушка.
Бөтен яшелчәләрне дә саламлап турыйбыз, сарымсакны изәбез, петрушканы ваклыйбыз. Сарымсак белән петрушкадан кала, барлык яшелчәләрне дә кәстрүлгә салып, тоз, май, канәфер белән дәфнә яфрагын да кушып, кайнатып чыгарабыз да, утны киметеп, 30 минут томалап пешерәбез.

Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен ярты стакан җылымса су белән сыеклап, салатка кушабыз.

Салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз да, өстен аска әйләндереп каплап, 1–2 тәүлек тотабыз. Аннары караңгы, салкынча урынга куябыз (5 литр чыга).
Читайте нас: