Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
21 август 2019, 13:08

Киптерелгән алма

Киптерү өчен алманың бөтен төр сортлары да ярый.

Җимешнең бәрелгән, корт кергән, чери башлаган урыннарын кисеп ташлап, бөтен өлешләрен аерып алалар. Алманы махсус киптергечтә, электр яки газ духовкасында яки ачык һавада киптерәләр. Кипкән алма каракучкыл төскә керә, тик аларны табигый төсендә дә калдырырга була. 1 литр суга 1 бал кашыгы тоз кушарга һәм алма телемнәрен 3–4 минут шушы эремәдә тотарга. Болай эшләгәч, алмалар каралмый гына кибәчәк. Киптерелгән алманы пыяла банкада яки кәгазь пакетларда саклыйлар.
Читайте нас: