Чишмэ
-5 °С
Кар
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Рецептлар
8 август 2019, 12:57
Кышкылыкка кыяр салаты
Артык үсеп, саргаебрак та киткән кыярлардан кышка бик тәмле салат ясарга була.
Кирәк: 2,5 кг кыяр (зур-зур кыярлар да эшкә ярый. Орлыкларын кертмичә генә угач, ул 1,5 кг кала); 2 кишер (угач, 250 г чыгарга тиеш); 1 баш сарымсак.
Маринад өчен: 125 мл аш серкәсе (9%лысы); стаканның 1/4 өлеше шикәр комы; 125 мл сыек май; 1 аш кашыгы тоз (чүмәкәйләп); ярты кап «Морковь по корейски» тәмләткече.
Кыярны юып, угычтан уабыз. Озын итеп уа торган угыч бик кулай моның өчен. Нинди генә корал куллансагыз да, кыярдан озын-озын нечкә тасмалар телергә кирәк. Үзәген (орлыклы өлешен) умыйбыз. Кишерне дә шулай ук озын итеп уабыз.
Сарымсакны вак угычтан чыгарабыз.
Уган яшелчәләр белән маринад өчен тәгаенләнгәннәрне табакка салып, бергә болгатабыз. Табакны полиэтилен элпә белән каплап, бер тәүлеккә суыткычка куябыз. Искә төшкән саен, алып болгатабыз. Икенче көнне салатны тагын бер болгатып, ярты литрлы стерильләштергән банкаларга тутырабыз да, салкын газ миченә куябыз. Мич кызгач, температураны 150 градуска куеп, 15 минут тотабыз. Аннары мичтәге банкаларны сак кына алып стерильләштергән калай капкач белән томалыйбыз.
Бәрәңге боламыгы, дөге, токмач янына бирер өчен бик шәп була ул.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде