Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
7 август 2019, 12:55

Салат яфракларында голубцы

Бакчаларда салат яфраклары өлгергән вакыт.

Шул уңайдан без сезгә бик тиз эшләнә торган голубцы ясап карарга тәкъдим итәбез.

Салат яфракларында голубцы бик тиз пешә һәм таралмый. Кәбестә яфракларына караганда, салат яфракларын алдан пешереп куярга кирәк түгел.

Голубцы әзерләү өчен кирәк булачак: эре салат яфраклары, дөге яки арпа ярмасы, ит фаршы, кишер, яшел яки бер баш суган, 2 аш кашыгы томат соусы яки кетчуп, 2 аш кашыгы каймак, тоз, тәмләткечләр, үсемлек мае. Голубцы әзерләү процессы: салат яфракларын юыгыз. Эчлекне аерым әзерләгез. Ит фаршына яңа гына кыргычтан кырган кишер, туралган яшел яки бер баш суган, алдан пешерелгән дөге ярмасын салыгыз. Эчлекне тозлагыз һәм тәмләткечләр өстәгез.

Эчлекне салат яфракларына җыйнаклап өтерегез. Әлеге процессны бик игътибарлы башкарырга кирәк, чөнки салат яфрагының тамырлы өлеше ертылып чыгарга мөмкин.

Кастрюльгә үсемлек мае салыгыз һәм голубцыларны тезеп чыгыгыз. Томат соусы, каймак һәм 1 стакан су өстәгез.

Голубцылар кайнап чыкканнан соң, утны кысып куегыз һәм 40 минут каплап пешерегез. Голубцы әзер!
Читайте нас: