Чишмэ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Рецептлар
4 август 2019, 13:26

Кыяр тозлыйбыз

Кыяр тозлауның бик күп ысуллары бар. Менә шуларның берничәсе.

Салкын сулы – иң җиңеле

Тәмле дә, җиңел дә, кетердәп тә тора. Стерильләштерелгән 3 литрлы банка төбенә керән, чия, кара карлыган, укроп, 5 тырнак сарымсак салына. 100әр грамм тоз һәм шикәр комы (4 аш кашыгы шикәр комы, 10 бал кашыгы тоз) өстәгез. Банканы кыяр белән тутырып, коедан гына алган салкын су салыгыз да капрон капкач белән ябып, караңгы салкын урынга, идән астына куегыз. Кыярлар 3 айдан әзер була, язга кадәр тора.
Исерек кыярлар

Банка төбенә керән тамыры, укроп, сарымсак, кара карлыган яфрагы салып, кыярларны тыгыз итеп урнаштырыгыз. Өстенә маринад салыгыз. Әзерләү өчен 1,5 литр су, 3 аш кашыгы өймичә генә тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы аракы алына. Суга утыртып, 15 минут стерильләштерегез.
Кибеттәгечә тозланганы

1 литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, өч литрлы банкага 10–12 кашык 9 процентлы аш серкәсе (уксус) алына. Лавр яфрагын, исле түгәрәк борычны, канәфер орлыгын, түгәрәкләп киселгән башлы суган, укропны стерильләштерелгән банка төбенә салып, кыярларны тезәбез. Банкадагы әзер кыярлар өстенә кайнар су салып, азрак суынганчы тотабыз. Агызабыз, шуңа шикәр комы, тоз салып, 1литрга җиткереп яңадан кайнатабыз, кайнап чыккан суны кыярлар өстенә салып, тимер капкач белән каплап куябыз. Аш серкәсен икенче кайнап чыккан суны салганда саласы.
Кетердәп тора торганы

1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына. Стерильләштерелгән өч литрлы банкага дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Алар өстенә кыяр тезелә, кайнап чыккан су салып 15 минут тотыла. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салына. Шул суны кабат кайнатып чыгарып, банкага салып тимер капкач белән ябарга.
«Зәһәр» түгеле

3 литрлы банкага 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы алына. Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банкага бер укроп, керән, 5 кара карлыган яфрагы, 4 тырнак сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица, эстрагон алына. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, тозы, шикәре салынган кайнар су салып 3 минут тотабыз. Аннары суын агызып, шул ук суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы аш серкәсе салына.
Читайте нас: