Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
24 июль 2019, 14:29

Туган йортка кайтулары бәйрәм кебек

Якыннарымны төрле камыр ризыклары пешереп, сыйларга яратам.

Адәм баласының күп вакыты эштә үтә. Шуңа күрә кайвакыт пешеренергә түгел, тынычлап утырып чәй эчәргә дә вакыт табалмаган чаклар була. Җай чыккан саен якыннарымны төрле камыр ризыклары пешереп, сыйларга яратам.

Пешергән ризыкларымны соңгы вакытта гел «ВКонтакте»дагы битемә, вацапка куярга өйрәнеп киттем. Шуның өчен кайбер дуслардан һәм танышлардан шелтә сүзләре дә ишетергә туры килә. Син генә түгел, без дә пешерә беләбез, ләкин синең кебек мактанырга яратмыйбыз, диләр... Юк, бу мактану түгел! Бары бер мавыгу гына, пешергән ризыкларымны башкалар белән уртаклашасы килү генә. Бәлки, мин пешергән тәм-томнарны күреп, башкалар да кызыгып китәр, якыннарын шулай ук пешереп сыйлар. Бу бер дә начар түгел бит!

Әле бүген ял итәргә форсат чыкты, өйдәгеләрне эшкә озаттым да, алар эштән кайтканчы дөге бәлеше һәм өчпочмаклар пешерергә булдым. Минем ял итүем турында белгәч улым: «И-и, әни, син өйдә чакта кайтып керүләре дә рәхәт!» – дип бик шатланды.

Аның бу сүзләрен ишеткәч әллә нишләп киттем. Бөтен тәнемнән сәер дулкыннар йөгереште. Менә бит, балам да әни кадерен ныклап аңлый башлаган. Балалар белән аралашырга да вакытыбыз калмый. Улымның шул сүзләре күңел кылларын тибрәтеп җибәрде. Аны озаткач, рәхәтләнеп бер утырып еладым да, эшкә тотындым. Сөендерим әле балаларымны, канат асларымда чакта сыйлап калырга ашыгыйм!

Инде үзебез дә күптән әни, картәни булсак та, авылга әни янына кайтулары зур бер бәйрәм кебек. Өлкән яшьтә булуына карамастан, безне дә әниебез үзе яратып пешергән камыр ашлары: кабартмалары, тары белене, токмачлы ашлары белән сыйлап кына тора. Бу бәхетебез озаккарак сузылса иде.


Гәзит укучыларга үзем яратып пешергән вак бәлеш рецептын тәкъдим итәм: бер кап ак майга ярты стакан җылы су салырга, он, бер чеметем чәй содасы белән уарга, шуңа 1–2 тугланган йомырка, 1 аш кашыгы кибет каймагы яисә майонез, 2–3 аш кашыгы көнбагыш мае салып яхшылап тугларга, ярты чәй калагы тоз салып җебетергә һәм он кушып камырны яхшылап басарга.

Камыр йомшак, кулга ябышмый торган була. 15–20 минут каплап торып, камырны ял иттерергә. Аннары аны вак кисәкләргә бүлеп, җәеп, эчлекне салып, вак бәлеш ясап, табага тезеп, кызган духовкага куеп пешерергә. Табынга кайнар килеш бирергә. Эчлек өчен ит фаршы, шакмаклап туралган бәрәңге, суган, тоз һәм борыч таләп ителә. Ашларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: