Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
6 июль 2019, 12:51

Җәйге сый

Матур көннәр килде, кырда җир җиләге өлгерде.

Бертуктамый яуган яңгырлардан соң, ниһаять, җылы, матур көннәр килде, кырда җир җиләге өлгерде.


Алардан нәрсә генә әзерләмиләр. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.


Җиләк бәлеше

1,5 стакан онны 125 г җебетелгән ак май белән умач кебек уарга. Шунда ук 100 г шикәр комы, 0,5 чәй калагы көпшәкләгеч (разрыхлитель), аз гына чәй содасы, 3 йомырка сарысын кушып, бер формага килгәнче басарга. Эчлек ясаганчы, ярты сәгатькә суыткычка тыгып торырга.

Эчлек өчен: 3 йомырка агын күпертергә, әкренләп кенә 100 г шикәр комы, 1 чәй калагы крахмал, 1,5 аш калагы он, 0,5 чәй калагы көпшәкләгеч өстәргә. Җиләкне кушып, барысын бергә болгатырга. Майланган табага камырны кул белән генә жәеп, эчлекне агызырга. Духовкада 180 градуста 40–45 минут пешерергә.


Җир җиләгеннән бик тәмле кайнатма

Аның өчен 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк.

Җиләкне юып, өстенә шикәр сибеп сигез-ун сәгатькә калдырырга. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куярга, кайнау кергәннән соң, биш минут тотарга. Уттан алып суытырга. Аннары кабат биш минут кайнатырга кирәк. Шулай өч-дүрт тапкыр кабатлап, кайнар кайнатманы банкаларга тутырырга.
Читайте нас: