Чишмэ
-30 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
18 июнь 2019, 13:16

Тәмле лимон бәлеше

Бик тәмле!

1 стакан сөт, 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 г атланмай, тоз, 1 йомырка, он.

Эчлек өчен: 1 лимон, 2 апельсин (иттарткыч аша чыгарабыз), тәменчә шикәр комы кирәк.

Лимон белән апельсинның кабыгы юка булса эчлек сыеграк була. Камыр басарга. Камырны берсе зуррак, калган өчесе бер үк зурлыкта булырлык итеп, 4 өлешкә бүләргә. Табаны майлап, камырны табага җәеп салырга, аннан эчлекне сыларга. Тагын кечерәк, юка итеп камыр җәяргә, шулай ике тапкыр кабатлап эшләргә. Кырыйларын матурлап бизәкләп, духовкага пешәргә куярга. 40–45 минуттан соң пирог әзер.
Читайте нас в