Чишмэ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
17 июнь 2019, 13:12

Сметанник

Бигрәк тәмле!

Камыр өчен: туңдырылган бер кап сыер маен угычтан уабыз, шуңа 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 300 гр он, бер кап камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып камыр басабыз да кырыйларын күтәртеп, майлы табага салабыз. Көпшәкләндергечне он белән бергә салырга кирәк.

Эчлек: 4 йомырканы күбекләнгәнче күпертәбез, аңа 6 аш кашыгы шикәр комы, бер кап ванилин, 500 гр 20 процентлы каймак, 2 эремчекле сырок салып болгатабыз. Массаны камыр өстенә агызабыз. 180 градуслы мичтә 40 минут пешерәбез.
Читайте нас в