Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
14 июнь 2019, 12:53

Эремчекле чизкейк

Аш-су

500 г эремчек, 250 г каймак, 6 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап ванилин, 4 йомырка, 300 г печенье, 100 г сыер мае.
Печеньены блендер ярдәмендә ваклыйбыз һәм эретелгән сыер мае кушып болгатабыз. Килеп чыккан массаны табага кул белән тыгызлап җәябез.

Эремчеккә каймак, йомырка, шикәр комы, ванилин кушабыз һәм блендер ярдәмендә болгатабыз. Әзер массаны табага агызабыз һәм 180 градуслы мичкә 40 минутка озатабыз.

Чизкейк суынгач тәмлерәк була.


Читайте нас в