Чишмэ
-30 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
5 июнь 2019, 11:59

Йомырка белән помидор салаты

Бик җиңел эшләнә торган салат

1 йомырка, 50–60 г помидор, 30 г майонез, 5 г сарымсак, укроп, тоз, борыч кирәк булачак.

Каты итеп пешерелгән йомырканы озынча итеп дүрт кисәккә бүләләр. Помидорны түгәрәкләп, юка гына итеп турыйлар, тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак өстәп, измичә генә болгаталар да тәлинкәгә салалар. Өстенә йомырка кисәкләре куеп бизиләр, майонез салалар, укроп сибеп, табынга чыгаралар.

Йомырка белән кыяр салатын да шулай ук әзерлиләр, тик сарымсак урынына башлы яисә яшел суган салалар.
Читайте нас в