Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
17 гыйнвар 2019, 14:48

Гөбәдия

Тәмле булсын!

Диана Исламова


Ярты литр сөт, ике йомырка, ике аш кашыгы шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы коры чүпрә, 200 грамм акмай салып камыр изәбез һәм җылы урынга кабарырга алып куябыз.

Эчлек өчен 1 стакан дөгене, 7 йомырканы пешерергә, йөземне чистартып юарга кирәк.

Пешкән дөгене тишекле чүмечтә берничә кат салкын су белән юарга һәм суын саркытырга.

Камыр әзер булгач, аны икегә бүләргә. Олырак кисәкне җәеп, майлы табага салырга. Өстен акмай белән майлап, кызыл эремчек яки корт салырга, шикәр комы сибәргә, аннары дөге, аның өстенә туралган йомырка һәм йөзем салырга, акмайны юка телемнәргә бүлеп тезәргә. Өстенә икенче кисәк камырны җәеп ян якларын бөрергә, майга шикәр комы һәм он салып уылган кушылманы сибәргә һәм 35–40 минутка кайнар мичкә куеп пешерергә.





Читайте нас: