Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
2 гыйнвар 2019, 15:37

«Карбыз» салаты

Ял көннәрендә карбыз салаты.

Диана Исламова


Кирәк булачак: тавык ите, зәйтүн җимешләре, каты сыр, майонез, помидор, укроп һәм кыяр.

Әзерләү барышы: тавык итен шакмаклап, зәйтүн җимешләрен түгәрәкләп, кыярны саламлап, помидорны һәм укропны вак итеп турыйбыз, помидор, кыяр һәм укропны бизәр өчен бераз калдырабыз да, әз генә тоз сибеп барысын бергә майонез белән болгатабыз. Салатны киселгән карбыз кисәге рәвешендә тәлинкәгә куябыз. Карбызның кырыен яшел кыярдан, укроптан бизибез, аннары помидор, аның өстенә карбыз төшләре формасы ясап зәйтүн җимешләре тезәбез. Салат әзер, тәмле булсын!
Читайте нас: