Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Рецептлар
30 декабрь 2018, 15:21
«Чыршы» салаты
Яңа ел өстәленә.
Диана Исламова
Кирәк булачак: сельдь балыгы, 2 кызыл чөгендер; 1 эре кишер, 5 бәрәңге, суган, майонез.
Бизәү өчен: укроп, консервланган кукуруз, гранат, йомырка.
Әзерләү: яшелчәләрне пешерергә, суытып чистартырга һәм уртача угычтан чыгарырга. Кишернең бер өлешеннән бизәү өчен йолдызчык кисеп алырга. Сельдь балыгын чистартып, вак итеп турарга. Киң матур савытка чыршы формасында 1 см итеп катламлап тезә башлыйбыз:
майонез белән болгатылган бәрәңге, сельдь балыгы һәм суган, өстенә юка гына майонез катламы, кишер, чөгендер, аны күп итеп майонез белән каплыйбыз.
Салатны бизи башлыйбыз. Укроп яфракларын чыршы ботагына охшатып тезәбез. Өскә кишердән ясалган йолдызны урнаштырабыз. Пешкән йомырканы вак угычтан чыгарып (сарысын агыннан аерым) йомырканың агын гирлянда җирлеге итеп ясыйбыз. Гирлянданы кукуруз бөртекләреннән формалаштырабыз. Йомырка сарысын да шулай ук ясыйбыз, аның өстенә гранат бөртекләре тезәбез.
Яңа ел чыршысы әзер!
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим