Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
29 декабрь 2018, 20:09

«Яңа ел» торты

Ризык төрлелеге байлык җәлеп итәр.

Айсылу Сафина
600 г эремчек, 200–300 г атланмай, 3–4 йомырка сарысы, 1 стакан шикәр комы, 500 г төрле төстәге мармелад, ярты стакан әстерхан чикләвеге, 3 аш кашыгы желатин, аз гына ванилин.

Чикләвекне вакларга, мармеладны шакмаклап турарга. Атланмайны шикәр комы белән күпертергә һәм эремчек, йомырка сарысы кушып, яхшылап болгатырга. Желатинны сөткә салып эретергә, шунда ук чикләвек һәм мармелад салырга. Ике массаны да бергә кушып болгатырга һәм формага салып, бераз суыткычта тотарга.
Читайте нас в