Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рецептлар
24 декабрь 2018, 19:30

Казылык шулай әзерләнә

Милли ризык – казылык гадәттә ат итеннән әзерләнә.

Тәүдә итне яхшылап юып, суын саркытканнан соң вак кисәкләргә бүләләр. Тоз һәм кара борыч сипкәч итне әйбәтләп бутарга кирәк. Әзер масса кәстрүлгә салына һәм 1–1,5 тәүлеккә салкынга куела.

Ат эчәкләрен салкын суда яхшылап югач эчен тышка әйләндерергә кирәк. Тиредәге лайланы юып төшерәләр, 3–4 тапкыр югач эчәкне кабат әйләндерергә онытмагыз.

Итне тутырганчы эчәкнең бер башын җеп белән бәйләргә кирәк. Эчәккә итнең ябыгы белән симез калҗа аралаштырылып тутырыла.

Ит тутырылганнан соң аның икенче очын да җеп белән бәйлиләр һәм кояш яктысы төшеп торган җилле урынга берничә көнгә элеп куялар. Аннары казылыкны 2–2,5 айга караңгы һәм салкын урынга эләләр. Биредә ул әзер булганчы тора.

Әзер казылыкны шул килеш тә, пешереп тә ашарга була. Пешергәндә башта аны кәстрүлдәге җылы суга салып, әкрен утта кайнап чыкканчы тоталар. Казылыкны берничә урыннан энә белән тишкәндә, ул тизрәк һәм тигез булып пешәр. Табынга чи яисә пешкән килеш куелса да, ул колбаса кебек, әмма калынрак итеп киселә. Болай кискәндә ите һәм майлы калҗасы тигез өлешләргә бүленә.

Казылык – туклыклы ризык кына түгел, ул организм өчен файдалы микроэлементларга, витаминнарга да бай. Ат итендә холестерин микъдары юк дәрәҗәсендә. Ул, шулай ук, матдәләр алмашынуын яхшырта. Милли ризыкны симерүдән курыкмыйча күпме ашасаң да була.

Фәния Якупова
Читайте нас: