Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Ятим балачак истәлекләре

«Әти ат җигелгән арбага утырып, безгә кул болгап хушлашып сугышка китте. Бу 1941 ел иде, тик аңа кире кайту насыйп булмады...» Бүләкбаш авылында яшәүче 87 яшьлек Фәнүзә Курамшина (Минһаҗева) балачак хатирәләрен һаман булса йөрәк әрнеше белән искә ала.Ул вакытта аңа өч кенә яшь булган, ләкин бу йөрәк өзгеч мизгел мәңгегә хәтерендә уелып калган. «Үземнең бик каты елап әти янына барырга үрсәләнүемне, әнинең мине җибәрмәскә тырышуын, янәшәмдә абыйларым Гарфетдин, Гайфетдин һәм апам Саҗидәнең басып торуы хәтерлим. Әти безне кочаклап хушлашты да, йөгерә-йөгерә арбага менеп утырып китеп тә барды... шуннан соң мин аны бүтән күрмәдем», – дип искә ала Фәнүзә Вәлетдин кызы. Ә яңаклары буйлап ирексездән күз яшьләре тәгәри. Дәвамы сайтта

Ятим балачак истәлекләре
Ятим балачак истәлекләре

Вәлетдин Минһаҗев 1895 елда туган. 1941 елда ул, тормыш иптәше Галияне һәм дүрт баласын калдырып сугышка китә. Коры җир гаскәрләрендә рядовой, пулеметчы булып хезмәт итә. 1943 елда Курск өлкәсе (хәзерге Липецк) Тербун районының Васильевка авылы янында һәлак була. 2013 елда Фәнүзә Курамшина әтисенең кай тарафларда сугыш юлы үтүен ачыклауны сорап Чишмә хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә.

Сүз уңаеннан, 1970 елның 16 апрелендә чыккан «Ленин юлыннан» гәзитендә аның хәрби батырлыгы турында язылган. Мәкаләдә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән 200 кеше арасында 1895 елгы солдат Вәлетдин Минһаҗевның да булуы билгеле.

Сезнең игътибарга шул мәкаләдән бер өзек: «Иптәш Минһаҗев кул пулеметы белән атып, алгы сызыкта гадәттән тыш кыюлык күрсәтә. Берүзе дошман танкына ташланып, шинеле белән аның тәрәзәсен томалый. Бу кыю адым безнекеләргә һөҗүмне кире кагып Васильевка авылын азат итәргә ярдәм итә. Ул чагында дошманның 100 солдаты һәм офицеры юк ителә. Батальон куелган бурычны уңышлы үти. Бу батырлык турында дивизия гәзитендә дә язып чыгалар».

Фәнүзә Курамшинаның хатирәләре – сугыш михнәтләре күргән һәм югалтулар кичергән меңләгән совет гаиләләренең язмышын чагылдырган тарих ул. Ул – Бөек Ватан сугышы бәхетле балачагын тартып алган миллионлаган кешеләрнең берсе.
Ул дәһшәтле елларда күпме кеше күз яшьләре белән фронтка озатылган, күпме хатын-кызлар сабыйларын ялгызы үстергән, күпме бала әти назын күрмичә ятим үскән... Коточкыч кайгы-хәсрәт, курку аңны томаласа да, кешеләр якыннары белән очрашуга өметләнеп, Җиңү хакына яшәргә һәм эшләргә көч тапканнар.
Хәзер инде озын гомер кичергән Фәнүзә Вәлетдин кызы ул дәһшәтле елларда барысына да бик авыр булганын аңлый.
Кайчакта әтинең тавышын ишеткән һәм мине кочаклаган кулларын тойган кебек була иде. Аны сагынып, күрәсем килеп өзгәләндем, тик әниемнең һәм абыйларымның күңелен төшермәс өчен елаганымны күрсәтмәскә тырыштым. Мин әтием белән, аның батырлыгы һәм безгә – гаиләсенә булган мәхәббәте белән горурланам. Аның турындагы якты истәлек күңелемдә саклана. Безнең тыныч тормышта яшәвебезнең нәрсә бәрабәренә торуын беркем дә онытмасын өчен шушы хатирәләрне сөйлим, – диде ул.
Бу вакыйгалар безне баш өстебездәге тыныч күк йөзенең кадерен белергә, киләчәк буыннар хакына үз гомерләрен биргән кешеләр турында онытмаска һәм аларны хөрмәт белән искә алырга өйрәтә. Фәнүзә Курамшина кебек сугыш чоры балаларының хатирәләре әлеге коточкыч вакыйгалар турындагы дөреслекне киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас