Аннары качырны (ат белән ишәк гибриды) иярләп, шәһәргә китте. Кич белән соң гына кайтып, әнигә кием-салым һәм ризыкларны зур баулларга тутырырга кушты. Без әлегә ни булганын ахыргача аңлап бетерә алмадык, ләкин ниндидер җитди хәл булырга тиешлеген сизендек.
Иртән әти мине һәм Абылгазы абыемны ерак юлга әзерләнә башлау өчен ихатага чакырып алды, ул чакта әле без язмыш безне кай тарафларга илтәсен белми идек.
Көн үтеп кояш баеды, әти белән бергәләп кичке намаз укып алганнан соң, гаиләбез белән һәм Нигъмәтҗанов Галимҗан абый һәм аның хатыны Хафиза апа белән атлар һәм дөяләр көтүен төньякка таба куалап алып киттек.
Юл бик озын булды, казах качырларына утырып җәяүле адымы белән бардык, аннары товар поезды машинистлары белән сөйләшеп, вагоннарга төяп бардык, юлда күп атларыбызны югалттык, кайберләре үлде, кайберләре белән түләдек, ашарга да кирәк иде бит.
Башкортстан табигатенең матурлыгын, мул сулы елгаларын күреп, шушы җирдә туктап урнашырга булдык.
Башкортстан, Уфа, 1928 елның апреле.
Һәм менә, 1928 елның 1 апрелендә без Уфа вокзалында атларны вагоннардан төшерә башладык. Безне күреп, яныбызга бер ир килде һәм кайдан булуыбыз белән кызыксынды, бу нинди атлар дип сораша башлады. Үзен Мечников исемендәге институт хезмәткәре Габидуллин дип таныштырды.
Институтның ат каныннан сыворотка эшләү белән шөгыльләнүен һәм безнең атлардан кан алырга теләүләрен, чөнки сыворотка ясау өчен барлык атларның да каны ярак-лы булмавын аңлатты. Әтием Абдрахман ризалык бирде һәм Габидуллин кан алу өчен лаборантлар чакырту максаты белән китеп барды. Уңай тест булгач, безгә Уфа шәһәре янындагы Алексеевка авылына урнашырга куштылар. Көзгә таба безгә Караякуп авылы җирлегенә күченергә рөхсәт бирделәр, һәм без шулай эшләдек тә. Кышны тирмәләрдә кышладык, землянкалар казып, кышка кадәр атлар өчен таштан бик зур абзарлар төзеп өлгердек.
Тормыш үз чираты белән барды, Без урнашкан матур урынны Кумыспром дип атадылар. Дару ясау өчен кан алудан тыш, Чехово һәм Йоматау шифаханәләре өчен бия сөтеннән кымыз ясадык.
Бәла буласын алдан сизенмәдек, 22 июньдә хатын-кызларның шыпырт кына бер-берсенә сугыш башлануы турында хәбәр итеп, көрсенүләрен ишеттем.
Безнең гаиләгә дә повестка килде.
...«1941 елның 5 августында иртән-иртүк торып намаз укыдым, сүзсез генә атымны иярләдем, хатыным юл капчыгына кирәк-ярак әйберләрне тутырды, һәм без Чишмә станциясенә киттек, хәрби комиссариат вәкилләре станциядә үк документлар тутыргач, вагоннарга утырып, Ватанны сакларга юл тоттык.
Соңрак хатыным «Абзарларда иллеләп карт, авыру һәм колынларга тиешле атлар гына калды, калганнарын Дим станциясенә алып киттеләр, анда башкорт кавалериясе дивизиясе төзелә», дип язды. (Бу юллар әтием сөйләгән истәлекләр буенча язып алынды).
Әти сугыш турында искә алырга яратмады, бер тапкыр гына Ладога күлендә берничә тәүлек буена бозлы су эчендә торырга туры килүе турында сөйләгәне булды: «Көзге көн иде, плащ-палаткалар барыбызга да җитми, өч тәүлек буе чиләкләп койган кебек туктаусыз яңгыр яуды, колакчынлы бүректән яка астына су ага, бу тәүлекләр мәңге бетмәс кебек тоелды, ләкин боерыкны үтәргә кирәк, берәү дә урыныннан кузгалмый. Бөтен азык-төлек чыланды, бик нык ачыктык. Ашарга яраклы нәрсә булса да капкалап алсак, бераз җылынып китәр идек, дигән уй башта бөтерелде. Безнең отрядта «Хохол» кушаматлы шаян бер украин егете бар иде, исемен хәтерләмим. Ул безне сало белән сыйлады, аны барыбызга да җитсен өчен оста итеп, нәзек кенә кисәкләргә бүлгәләде. Ачлык тойгысын бераз булса да басу өчен мин аны тел өстенә куеп озаклап суырдым, тәнемнең бераз булса да җылынуын тойдым.
Ленинградлыларның шулкадәр вакыт ачлыкта һәм салкында яшәүләрен күз алдына да китерә алмыйм. Өч тәүлектән соң безне алыштырдылар һәм сәламәтлегебезне ныгытырга җибәрделәр».
Безнең гаилә архивында сакланган һәм «Халык хәтере» сайтындагы чыганаклардан алынган документлар буенча шуны әйтә алам: ул автоматчы булып 257-нче укчылар полкында, яраланганнан соң аякка баскач 203-нче укчылар дивизия составында хезмәт иткән. Камалышта калган Ленинградның «Тормыш юлын»
саклаган, аннары 2-нче дивизиянең 5-нче батальонының 1242-нче гаубица – артиллерия полкына күчерелгән. Ватан өчен барган сугышларда – сул кулының ике бармагы, күкрәге һәм бөер тирәсе авыр яраланган, снаряд кыйпылчыклары кадалган. Ратибор, Бискау, Коттбус, Люблен, Рангсдорф, Дидерсдорф, Тельтов, Берлин шәһәрләрен алган өчен Нейс елгасын кичкәндә немецларның оборонасын өзгәне өчен рәхмәт белдерелгән.
«Берлинны алган өчен», «1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» ике дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы» орден-медальләре белән бүләкләнгән.
Без әтиебез һәм картәтиебез белән горурланабыз, аның сугышчан юлы турындагы хатирәләрне буыннан-буынга тапшырабыз. Гаиләбез исеменнән барлык авылдашларыбызны һәм чишмәлеләрне фашистик Германияне Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйбыз, тыныч күк йөзе телибез. Сугыш дәһшәте кабатланмасын, гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Сугышчының кызы Земфира Асадова хатирәләре буенча язып алынды.