Әтиләре фронтка киткәндә әнисе өч бәләкәй бала белән калган, дүртенчесенә авырлы булган. 1942 елның май аенда әтисенең һәлак булуы турында кара кәгазь килгәч әниләренең: «Ятим калдыгыз бит инде», – дип елап, балаларын кочаклап алуын ул әле дә күз яшьләрсез искә төшерә алмый.
Нәйфә һәм аның өч кыз туганы җигелеп дөнья көтәләр, колхоз эшенә йөргән әниләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Тик балалар никадәр генә тырышмасыннар, әлләни майтара алмыйлар шул. Аларның иң зурысына 10, ә мәкаләбез героена ул чорда җиде яшь кенә була.
Нәйфә Мансурова дүрт сыйныф бетерә, арытаба укырга мөмкинлек булмый, фронтка ярдәм итү өчен эшләргә туры килә.
Сугыштан соң ул Чишмә егетенә кияүгә чыга, бер-бер артлы дүрт малайлары һәм бер кызлары дөньяга килә. Балалары да үзләре кебек тырыш булалар, укуда да, эштә дә һәм тормыш юлында да уңышларга ирешеп әти-әниләрен шатландырып кына торалар. Балалары һәм оныклары турында сөйләгәндә, әбинең күзләре балкып китә, алар белән горурлануын яшерми.
Аның өендә гаилә белән бергә төшкән фотолары, Рәхмәт хатлары, грамоталар, медальләр һәм кул эшләре күп. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә, тавыклар асрый, тугры эте дә бар. Нәйфә Мансурова бүгенге көндә дә актив, эштән бушамый. Ялгыз яшәсә дә, өеннән кунак өзелми, авылдашлары белән дә аралашырга ярата. Аның карашы намазга басканда гына җитдиләнә, йөзендә сабырлык чагыла.
Мәкаләбезнең икенче герое Тәскирә Насыйбулла кызы тумышы белән Благовар районыннан, күп балалы зур гаиләдә туып үскән. Ул сугыш елларында әнисенә аларны туендыруның ничек авыр булуын яхшы хәтерли, чөнки гаиләгә атнасына нибары 300 грамм он бирелгән.
– Бар әйберне фронтка озаттык, – дип хатирәләргә бирелә Тәскирә Каспранова. – Хәзерге кебек, солдатларга перчаткалар, оекбаш-бияләйләр дә бәйләдек. Авылларда балалы хатын-кызлар һәм карт-корылар гына калса да, барыбыз да эшләдек. Ир-атларның арбага утырып фронтка китүләре әле булса хәтеремдә, аларның күпләре кире әйләнеп кайталмады... Җиңү турында радиодан ишетеп белдек, шул вакытта шатлык яшьләрен тыя алмадык! – ди ул.
Ул да Чишмә районы егетенә кияүгә чыга. Өч бала үстерәләр. Гомере буена колхозда эшли.
Сугыш чорында тылда чыныгу алган кешеләрдә әлеге сыйфатлар гомер буе саклангандыр, күрәсең. Тәскирә Насыйбулла кызы сыер савучы булып та эшләгән, сарык кырку буенча рекорд куйган чаклары да булган, озак еллар күпләп мал-туар, хәтта ат асраган. Бүгенге көндә ихатасында тавыклар гына бар. Балалары һәм оныклары еш кайтып торалар.
Аның Благовар районының Ямакай авылында яшәүче 95 яшьлек абыйсы да исән әле. Әниләре дә озын гомерле булган, 89 яшькә җиткән. Аларны кыю рәвештә озын гомерлеләр дисәң дә була.
Сугыш елларында тылда алар кебек меңнәрчә яшьләр кулы белән җиңү яуланган. Ата-бабаларыбыз шуны онытмыйча, бар көчләрен салып дошманга каршы торганнар. Безнең дә, үз чиратыбызда, аларның тылдагы батырлыкларын онытырга хакыбыз юк.